• Фото: rais.tatarstan.ru

Мәскәү янәшәдә: Владимир Путин 21 төбәк башлыгы белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин 14 cентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган 21 төбәк башлыгы белән очрашты. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Иң элек Президент төбәк башлыкларын сайлауда җиңүләре белән котлады.

– Сайлау нәтиҗәләре буенча сез ышандырырлык ярдәм алдыгыз – турыдан-туры тавыш бирү барышында да, төбәк закон чыгару җыелышлары аша сайланганда да. Нәтиҗәдә я гамәлдәге җитәкчеләр, я бу вазыйфаларны башкаручылар җиңү яулады. Ягъни сайлаучылар кандидатларны конкрет эшләр, ирешкән нәтиҗәләре буенча бәяли. Ә бу – һичшиксез, җаваплы караш, сайлау культурасының, гражданлык җәмгыятенең җитлеккән булуының күрсәткече, – диде Владимир Путин. – Ләкин безнең бүгенге очрашу якын киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләү өчен дә кирәк.

Россия Президенты ассызыклаганча, барлык төбәкләр өчен дә уртак бурыч – суверенитетны һәм дәүләт иминлеген ныгыту.

– Һәм бу җәһәттән төбәкләрнең оборона-сәнәгать комплексын тәэмин итү өчен башкарган эшләре, алгы сызыктагы хәрбиләребезгә, махсус хәрби операция ветераннарына, аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтү – барысы да безнең өчен төп бурычлар булып кала бирә, – диде ул.

Моннан тыш, Владимир Путин быелдан Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлавын искәртте. Ә аларның нәтиҗәлелеге төбәкләрдә эшнең ничек оештырылуына бәйле.

– Безнең алда торган бурычларның күләме дә, хәзерге вакытта илебез кичергән сынаулар да идарә системасында, хакимият органнарында эшләүче кешеләргә югарырак таләпләр куя. Монда профессиональ гына түгел, шәхси сыйфатлар да, Россия файдасына, аның мәнфәгатьләре хакына хезмәт итәргә әзер булу мөһим, – дип ассызыклады Президент. – Кадрлар сәясәте өлкәсендә нәкъ менә шуннан чыгып эш итәрсез һәм идарә итү командаларына махсус хәрби операция ветераннарын актив җәлеп итәрсез дип өметләнәм. Беренче чиратта – федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган «Геройлар заманы» программасын һәм аның төбәк аналогларын тәмамлаучыларны.

Үрнәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән очрашуда дәүләт башлыгының ил төбәкләренә һәм республикага күрсәткән игътибары, даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул Татарстанда Бердәм тавыш бирү көненең ничек узуы турында сөйләде. Билгеле булганча, тавыш бирүдә 2 млн 230 мең татарстанлы катнашты. Бу – республикада теркәлгән барлык сайлаучыларның 75,8 проценты дигән сүз.

– Моннан тыш, безнең тарафтан махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләргә тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылды. Хәрби частьларда 5 экстерриториаль сайлау участогы төзелде, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанның контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итү планын вакытыннан алда үтәвен ассызыклады. Республикада хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелүен әйтте.

Татарстан Рәисе республикадагы икътисадый үсеш турында да хисап тотты.

– Тулай төбәк продукты буенча без узган елга карата 102,9 процентка якын барабыз, сәнәгать җитештерүе индексы – 111 процент, төзелеш эшләре күләме 100 процентка якын. Инде 2,8 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. – Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре дәүләт куйган стратегик бурычларны үтәү өчен эшләрен интенсив режимда дәвам итә.

Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы тармагына аерым тукталды, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю төгәлләнүен әйтте.

– Моннан тыш, без илкүләм проектлар өчен ихлас рәхмәтле. Без аларга зур игътибар бирәбез, чөнки бу – халык тормышының сыйфатын яхшырту өчен чын мәгънәсендә нәтиҗәле чаралар, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика Хөкүмәтенең ил җитәкчелеге һәм шәхсән Россия Президенты күрсәткән ышанычны акларга әзер булуын ассызыклады.

– Сайлаудан соң формалашкан республика Хөкүмәте, җирле үзидарә органнары командасы киләчәктә дә барлык юнәлешләр буенча нәтиҗәле эшләргә әзер, – дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка уңышлар теләде һәм Мәскәүнең һәрвакыт ярдәм итәчәген әйтте.

– Республика күп еллар дәвамында төбәк тулай продукты һәм икътисад үсешендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, илнең күп кенә төбәкләре өчен үрнәк булып тора, – диде Россия Президент. – Сез – тәҗрибәле һәм республикада ихтирам казанган кеше. Чын күңелдән уңышлар телим. Куелган барлык бурычлар да хәл ителер дип ышанам. Ә Мәскәү, әлбәттә, һәрвакыт янәшә булачак, Сезнең башлангычларда ярдәм итәчәк. Сез моны беләсез, без даими элемтәдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре