Төбәк губернаторы Андрей Воробьев шул хакта хәбәр иткән. “Бүген иртән Павловский Посадта һөҗүм вакытында пилотсыз очкыч “Магнит” магазинына килеп эләккән. Шартлау дулкыны белән янәшәсендәге поликлиникага зыян салынган”, – дип язган ул социаль челтәрләрдә. Дәвалау оешмасының зурлар бүлегендә 46 тәрәзә коелып төшкән, шулай ук ике бүлмәсенә зыян килгән. Балалар бүлегенә зыян килмәгән. Хәзерге вакытта белгечләр китерелгән зыянны теркиләр, бүлмәләрдә җыештыру эшләре алып баралар, тәрәзә пыялаларын алыштырырга әзерләнәләр, дип өстәгән Воробьев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез