«Мәскәү өлкәсендә складта янгын сүндерәләр. Әлеге бинаны пластик продукция саклау өчен кулланалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 1800 квадрат метр тәшкил итә», – дип сөйләделәр ведомствода.
Хәзерге вакытта янгын локальләштерелгән, аны сүндерү белән 59 кеше һәм 22 берәмлек техника шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез