"Мәскәү-Казан" трассасы буенча йөрү бәясе ташламасыз 3 мең сум тәшкил итәчәк

"Мәскәү-Казан" М12 трассасы буенча йөрү җиңел автомобильләр йөртүчеләргә, ташламаларны исәпкә алмаганда, якынча 3 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр итте журналистларга "Автодор" дәүләт корпорациясенең операторлык эшчәнлеге һәм кулланучылар сервисларын үстерү идарәсе рәисе урынбасары Константин Макиев Казанда узучы "Юл-2022"күргәзмә - форумында.

"Транспондер буенча ташлама булмаса, юл бәясе 3 мең сум тирәсе булачак. Әмма тугрылык программасы кысаларында автомобиль юллары буйлап даими йөрүче кулланучылар өчен 15% ташлама булачак", – дип белдерде ул.

Макиев сүзләренчә, М-12 трассасы участокларында тарифлар төрлечә булачак. Әйтик, Мәскәү өлкәсендә Балашиханы әйләнеп узу юлында, 1 чакрым юлның бәясе 8 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин.

"Мәскәү янындагы участокларга ихтыяҗ зур, кулланучының түләргә әзерлеге дә бар. Ә транзит участокларында уртача алганда, 3-4 сум булачак", – дип аңлатты ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре