Мәскәү Аляска очрашуы нәтиҗәләре хакында бик туарылып китми. Владимир Путин Анкоридждагы хәрби базага юнәлгәнче үк Кремль Россия Президентының рәсми вәкиле Дмитрий Песков теле белән бернинди килешүләр дә имзаланмаячагы хакында алдан әйтеп куйган иде. Аляска саммиты турында сүз чыкканда, без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: матбугатта һәм телеграм- каналларда таратылган хәбәрләр ышанычлы түгел.
Укучылар игътибарына ике рәсми белдерү тәкъдим итәбез. АКШның дәүләт секретаре Марко Рубио: «АКШ Россия белән диалогта Мәскәү ягыннан ташламалар мәсьәләсен күтәрә, әмма әлеге таләпләрне ачык игълан итү сөйләшүләр барышын өзәргә мөмкин», – диде. Politico: «ЕС илчеләре Аляскадагы саммитны теләсә нинди мәгълүмат таралуын булдырмас өчен югары серлелек шартларында тикшерә», – дип яза. Димәк, бар яклар да серлелек саклый, алдан кычкырган күкенең башы ярыла дигән кагыйдә белән эш итә.
Аляска саммиты нәтиҗәләре турында Кремльдә үткәргән киңәшмәдә Путин: «Россия күбрәк Украинадагы сугыш хәрәкәтләрен туктатуны теләр иде, кризисның төп сәбәпләрен бетерү исә җайга салуның нигезенә куелырга тиеш», – дип белдерде. Лидерның гомуми сүзләр белән сөйләвенә гаҗәпләнмәгез, югарыда искә алынган серлелек принцибыннан чыгып эш итә ул.
«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу мәсьәләдә Польша премьеры Дональд Туск фикерен куәтли. Туск исә: «Украинаның киләчәге өчен «уен» үзенең төгәлләнү стадиясенә керде», – ди. «Төгәлләнү стадиясе»нең күпме дәвам итәсен без белмибез, якларның икесенең дә компромиссларга кайчан әзер булуынннан тора. Трамп белән Путин ни турыда килеште, Зеленский белән алар Вашингтонда әңгәмәне ничек алып бардылар, Евросоюз лидерлары үзләрен ничек тотты – боларның берсе дә ачык мәгълүмат кырына чыгарылмаячак, шуңа күрә без «Ватаным» битләрендә дөнья матбугатында таратылган имеш-мимеш хәбәрләргә тукталып та тормыйбыз. Әйе, килешүгә юл авыр һәм каршылыклы, әмма ике як та аңа омтыла. Мәскәү Киевка каршы көрәшеп ятканда, Казахстан үзенең җан башына туры килгән эчке тулай продукты ягыннан безне узып китте. Шушы факт үзе генә дә тыныч килешүнең һәм санкцияләр боҗрасыннан өлешчә генә булса да чыгуның Россия өчен никадәр мөһим булуын аңлата.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез