Мәскәү метросында ир-ат башка пассажирны коткарырга теләп, үзе һәлак булган

Мәскәү метросының "Сходненская" станциясендә пассажир поезд юлына сикергән. Икенче бер ир аны коткарырга тырышып караган һәм поезд астында һәлак булган. Беренчесе исән калган һәм вакыйга урыныннан качкан, дип хәбәр итте башкаланың транспорт департаменты.

"Без кешене мондый адымга нәрсә этәргәнен белмибез, тик аның гамәлләре нәтиҗәсендә кеше һәлак булды, ә машинист психологик җәрәхәт алды", - диелә Telegram дагы дептранс хәбәрендә.

Дептранс билгеләп үткәнчә, пассажирның юлда юри сикергәнме-юкмы икәнен суд ачыклаячак. Әгәр дә бу расланса, ул закон буенча җаваплылык тотачак һәм Мәскәү метросына компенсанция кайтарырга тиеш булачак. Метроның 20 поезды инцидент аркасында гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итте ведомство.

"Бу ярамый торган эш. Полиция хезмәткәрләре һәм метроның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре урыннан качкан пассажирны эзлиләр инде ", - диелә дептранс хәбәрендә.

UPD. Мәскәү метросында коткарылган ир-ат бер километр үткән һәм һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре