Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүм итеп, ике кеше зыян күргән

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендә торак йортка пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Ике кеше, шул исәптән йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Бинадан 100гә якын кеше, шул исәптән 30 бала эвакуацияләнде. Кешеләр барысы да йорттан мөстәкыйль рәвештә чыкты. Ике кеше зыян күрде. 34 яшьлек ир-атның кулларында һәм аякларында кыйпылчыклы яралар. Шулай ук 29нчы атнада булган йөкле хатын-кыз хастаханәдә», - дигән губернатор.

Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Һава һөҗүменә каршы оборона системалары төн эчендә 20 Украина дронын юк иткән. Курск өлкәсендә 14, Мәскәү төбәгендә ике, Белгород, Брянск, Орлов һәм Смоленск өлкәләрендә берешәр БПЛА бәреп төшерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре