Бүген иртән Наро-Фоминск шәһәренең Калининец бистәсенә ике пилотсыз аппарат төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы Андрей Воробьев Телеграм каналында хәбәр итте.
«Бүген 5:30 һәм 5:50 сәгатьләрдә самолет тибындагы ике аппарат хәрби частьләрнең берсенең складларына якынлашканда хәрбиләрнең каршылыгы нәтиҗәсендә төште. Җимерекләр һәм зыян күрүчеләр юк», – диелә хәбәрдә.
Хәзер әлеге урын әйләндереп алынган, һәм анда махсус хезмәтләр эшли, тикшерү алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез