Мәскәү Сабантуе батырлары үзләренең бүләкләрен СВОда катнашучыларга тапшырган

Мәскәү Сабантуе кысасында узган көрәш ярышларында җиңүчеләр үзләренең призларын, мотоциклларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Үземнең бүләгемне махсус хәрби операциядә алгы сызыктагы хәрбиләргә тапшырам. Бу мотоциклларның егетләргә фронтта кирәгрәк булачагына ышанам. Без җиңдек, сез дә җиңегез!” – дип белдергән Мәскәү сабантуе чемпионы Эмиль Низаметдинов.

Шулай ук Тамерлан Керефов (75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңгән) һәм Артур Зөлкәрнәев (85 килограммга кадәр) тә Низаметдинов үрнәгенә ияреп, бүләк ителгән мотоциклларны хәрбиләргә тапшырган.

“Без, егетләр белән киңәшләшеп, бу мотоциклларны СВО зонасына җибәрергә булдык. Хәрбиләргә ярдәм итәсебез һәм бәйрәм шатлыгын алар белән бергә бүлешәсебез килә”, – дип аңлатып үткән спортчыларның берсе.

Быел “Коломенское” музей-тыюлыгында узган сабантуй Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга һәм Ватанны саклаучы елына багышланган. Бәйрәм мәйданчыгында сугыш геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар турында “Геройлар аллеясе” күргәзмәсе эшләгән. Теләгендә булган барча кеше, хәрбиләргә хат язып, маскировка челтәрләрен үрүдә катнашу мөмкинлеге алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре