Мәскәү шәһәр суды КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровның кулга алынудагы вакытын 21 декабрьгә кадәр озайткан. Бу хакта адвокат Алексей Доночкин “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә сөйләп үткән.
Гафуров 2 ноябрьдә кулга алыну вакытын озайтуга шикаять белдермәкче булган. 24 октябрьдә Мәскәүнең Басман суды элекке ректорны 21 декабрьгә кадәр СИЗОда калдырган.
Исегезгә төшерәбез: Гафуров 2021 елның 21 декабрендә яллап кеше үтертүдә гаепләнелә. Биредә сүз Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловның атып үтерелүе турында сүз бара. Ул чагында Гафуров Алабугага җитәкчелек иткән. Экс-ректор үз гаебен танымый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез