Илшат Гафуров 2025 елның 28 маенда Мәскәүнең Савеловский район суды тарафыннан 1999 елның августында кылынган Алабуга эшмәкәре һәм депутаты Айдар Исрафиловны үтерүгә котыртуда гаепле дип табылды. КФУның элеккеге ректоры үз гаебен танымады һәм аклануны таләп итте.
Аның яклаучылары яңа хөкем карарын шикаять итәргә җыена. Элек суд тарафыннан канәгатьләндерелгән корбанның һәр гаилә әгъзасы файдасына 20 миллион сум акчаны Гафуровтан кайтару турындагы дәгъва гамәлдән чыгарылды. Гафуров 2021 елның декабрендә Казанда кулга алынган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез