Газетага язылу

Мәскәүдә АКШның Украина буенча тынычлык планы инкарь ителү-ителмәүгә ачыклык керткәннәр

Америка делегациясе белән очрашу йомгагын Россия Президентының АКШ тәкъдим иткән тынычлык планын кире кагу буларак бәяләү дөрес түгел. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән. Бу хакта «РБК» яза.

«Эш шунда: кичә әле тәүге тапкыр турыдан-туры фикер алышу булды. Нәрсәдер кабул ителде, нәрсәдер, кулай түгел, дип билгеләп үтелде. Нормаль эш, компромисс эзләү процессы бу», – дигән Песков. 

Кремль вәкиле сөйләшүләрнең башка нечкәлекләрен ачудан баш тартып, Мәскәү аларны ачыктан-ачык алып барырга теләми, дип билгеләп үткән. Ул шулай ук АКШ дәүләт секретаре Марко Рубионың тынычлык планы буенча бәхәстә Донбассның калган территорияләренең төп пункт булып калуы турында белдерүенә карата фикерен әйткән. «Бу очракта сөйләшүләрне дәшми-тынмый алып баруның яхшырак буласыннан чыгып эш итәбез, – дип басым ясап әйткән Песков. – Без «мегафон дипломатиясе» тарафдарлары булып тормыйбыз һәм америкалыларның да шундый фикердә икәнен беләбез».

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Америка Президентың махсус илчесе Стив Уиткоффны һәм Affinity Partners компаниясенә нигез салучы, Трампның кияве Джаред Кушнерны кабул иткән. Очрашу 5 сәгать дәвам иткән. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков очрашуның файдалы һәм конструктив булганлыгын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре