20 сентябрьдә Мәскәүнең Live Arena концерт мәйданчыгында “Интервидение” Халыкара музыка бәйгесе узачак. Бәйгене “Первый канал”да һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендәге платформа аша карарга мөмкин булачак.
Озакка сузылган тәнәфестән соң беренче тапкыр узачак “Интервидение”гә 210 илдән артыграк делегациянең килүе көтелә. Асылда БРИКС, БДБ, Латин Америкасы һәм Якын Көнчыгыш илләреннән эстрада йолдызлары җыелачак.
Россиядә “Интервидение” Халыкара музыка бәйгесен үткәрү турында быел 3 февральдә рәсми төстә игълан ителде. Нәкъ менә шушы көнне Президент Владимир Путин тиешле указга кул куйды.
Киң колачлы яңа тамашаның максаты – чит илләр эстрадасы вәкилләре һәм төрле илләрнең милли музыкасы белән танышу, шулай ук үз башкаручыларыбызны дөнья сәхнәсендә таныту. Моннан тыш, указда билгеләп үтелгәнчә, халыкара мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту да төп максатларның берсе булып тора.
“Интервидение” – Халыкара радиотапшырулар һәм телевидение оешмасы (OIRT) тарафыннан оештырылган эстрада җыры бәйгесе. Аңа 1961 елда Польшаның Сопот шәһәрендә узган халыкара җыр фестивале башлангыч биргән. Анда Көнчыгыш блок илләре өчен чыгыш ясау бик абруйлы булган.
СССР Сопоттагы бәйгедә тәүге тапкыр 1963 елда катнашкан. Чара 1966 һәм 1967 елларда – Братиславада “Братиславская лира”, 1988 елда – Карловы Варыдагы эстрада конкурсы белән бер үк вакытта узган. “Интервидение” 1977-1980 елларда Польшаның Сопот шәһәрендә, 1983 елда – Мәскәү һәм Варшаваны кертеп, 7 шәһәрдә үткәрелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез