Мәскәүдә ир-ат 16 каттан 2 яшьлек баласын һәм хатынын этеп төшергән

Мәскәүдә билгесез ир-ат хатын-кызны һәм кечкенә яшьтәге баланы 16 каттан этеп төшергән, дип хәбәр итә Mash телеграм-каналы һәм "360" телеканалы.

Хатын-кызның һәм кечкенә кызның гәүдәләре "Лефортово парк" торак комплексында Красноказармная урамындагы йорт тәрәзәсе астында табылган.

Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.

Хатын-кыз һәм бала егылып төшкән фатирда 1985 елгы ир-ат урнашкан, дип ачыклык кертте прокуратура. Shot телеграм-каналы язганча, ир-ат фатир янында ялангач басып тора. Хәзер ул фатирда бикләнгән һәм анда беркемне дә кертми. "Лефортово парк" торак комплексындагы ишегалды камап алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре