Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашу өчен 2025 елның 3-10 сентябрендә территориаль сайлау комиссияләрендә гаризалар кабул ителә. Бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында 2845нче экстерриториаль сайлау участогы ачылды.
Уку, эш яки гаилә хәлләре буенча вакытлыча Мәскәүдә булган татарстанлылар Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда тавыш бирә алачак.
«Без тавыш бирү көнендә республикадан читтә булган, әмма үзенең сайлау хокукын гамәлгә ашырырга теләгән гражданнарга сайлауда катнашу өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырабыз. Мәскәүдәге участок күп кенә татарстанлыларга, шул исәптән башкала югары уку йортларында белем алучы яшьләргә Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
2845нче сайлау участогында тавыш бирү 2025 елның 14 сентябрендә 07.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. 18 яшькә җиткән, Татарстан Республикасында теркәлгән РФ гражданнары тавыш бирә ала.
Тавыш бирү өчен гаризаны «Мобиль сайлаучы» механизмын кулланып түбәндәге ысулларның берсе ярдәмендә бирергә мөмкин:
30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр
1. Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
2. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясе аша;
3. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күп функцияле үзәк аша;
3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр
4. 2845нче экстерриториаль участок сайлау комиссиясендә яки Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә;
шулай ук тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, турыдан-туры 2845нче экстерриториаль участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп.
Үзең белән паспорт алып килергә кирәк.
Мәскәүдәге 2845нче участок сайлау комиссиясенең эш графигы:
- эш көннәрендә 09.00-20.00 сәгатьләрдә
- ял көннәрендә 09.00-14.00 сәгатьләрдә
Белешмәләр өчен телефон: +7 (495) 915-05-02 - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге дежурные 2845нче сайлау участогы адресы: Мәскәү, 3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 корылма.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез