Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башлана

Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе иртәгә, 16 августта, башлана һәм 13 сентябрьгә – Тынлык көненә кадәр дәвам итә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» иҗтимагый киңлегендә узган брифингта әйтте, дип яза Татар-информ.

«Иртәгә массакүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры башлана. Без дебатлар көтәбез, без реклама роликларын көтәбез, без кандидатларның телеканалларда чыгышларын көтәбез. Әлбәттә, сайлау кампаниясенә карата бик җитди кызыксыну бар, чөнки кайнар элемтәдә «Без кандидатларны кайчан күрербез?», «Кандидатлар турындагы мәгълүматны без кайда карый алабыз?» кебек сораулар икенче урында тора», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Элегрәк түләүсез эфир вакытына җирәбә салу булды, анда өч дәүләт төбәк телерадиотапшырулар оешмасы катнашты: «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиотапшырулар комплексы филиалы (2 телеканал, 1 радиоканал), «ТНВ» АҖ (1 телеканал һәм 1 радиоканал), «Татмедиа» АҖ (2 телеканал һәм 5 радиоканал).

Эфир вакытын, матбугат мәйданын һәм челтәр басмасында мәйданны түләүле нигездә бирергә хокуклы дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегенә 6 телеканал, 15 радиоканал, 8 вакытлы матбугат басмасы, 17 челтәр басмасы кергән.

Бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык була.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсе үз эшен дәвам итә: +7 (843) 292-84-33. 15 августка булган мәгълүматларга караганда, 100дән артык шалтырату килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре