Трамп администрациясе, өтәләнеп, бюджет чыгымнарын кыскартырга азаплана: федераль хезмәткәрләр эштән куыла, хәтта разведка ялчылары да күпләп эшсез кала, моңарчы бөтен планетада мәгълүмат сугышы алып барган матбагалар ябыла, теле-радио эфирлар туктатыла.
Үткән атна ахырында җиде федераль агентлык суган суы эчәргә мәҗбүр ителде. Алар арасында чит ил агентлары булып танылган «Америка тавышы»н һәм «Азатлык радиосы»н туендырып торган АКШның глобаль медиа агентлыгы (USAGM) да бар. «Америка тавышы» директоры Майкл Абрамовиц 1300 кешелек штатның тулысынча административ отпускыга китүен һәм 50 телдә тапшырулар алып бара торган медианың паралич хәлендә икәнен әйтте.
АКШның дистә триллионлаган бурычлары янәшәсендә бюрократларны кыскартып янга калдырган акча океан янындагы чыпчык эчәрлек суны гына хәтерләтә. Бюджет андый сакчыллыкны сизми диярлек. Ә менә мәгънәсез сугышка Трамп акча кызганмый. Үткән атна ахырында ул Йәмәнне масштаблы утка тотуга старт бирде. Хөсиләр яңадан Кызыл диңгезне бикләде бит. Алар халыкара сәүдәнең мөһим артериясе булган бу төбәкне Газзәдә тынычлык урнашкач утка тотудан туктаганнар иде. Әмма Газзә килешүен сиончылар даими бозып тора. Гуманитар ярдәм илтә торган колонналарга юлны яптылар, көн дә газзәлеләр үтерелә. Үткән төннәрдә Рафах һәм Хан-Юнистә тулы масштаблы хәрби сугыш хәрәкәтләре барды. Болар барысы да Америка гарантиясе белән төзелгән килешүне бозып, янкилар акчасына эшләнә. Хөсиләрнең таләбе гади һәм үтәлерлек: гуманитар ярдәмгә юл ачылсын. Моңа җавап итеп Трамп масштаблы хәрби операция башлады. Йәмәнне утка тоту Байден вакытында хәрби кораблардан гына алып барыла иде, чөнки хөсиләр, күршедәге илләрдән утка тоту оештырылса, җавап һөҗүме вәгъдә итә. Бу юлы хәрби очкычлар Бәһрәйндагы P8 Poseidon базасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге MQ-4C Triton, Катардагы RC-135V, Кипрдагы KC2 Voyager һава платформаларыннан күтәрелә. Wall Street Journal, хөсиләрнең югары җитәкчелеге яшәгән йортлар утка тотыла, дип язса да, корбаннар нигездә тыныч халыктан. Трампчылар сугыш утын бөтен Якын Көнчыгышка җәелдерергә тырыша. Трампның милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Уолтц Иран хәрби корабларына да һөҗүм белән яный, иранлылар һөҗүмгә чиратта торалар, ди.
Хөсиләр АКШның «Гарри Трумэн» очкыч йөртә торган корабына 18 ракета белән һөҗүм ясауларын әйттеләр. Лавров, Марко Рубиога шалтыратып, һөҗүмне туктатырга чакырды, төбәктә начар нәтиҗәләргә китерү ихтималлыгын искәртте. Янкиларга шул начар нәтиҗәләр кирәк тә инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез