Депутат фикеренчә, ил бюджетына дистәләрчә миллиард сум кертү мөмкинлеге бирәчәк бу.
Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова автомобильләр өчен “матур” номерларны рәсми төстә сату тәкъдиме белән чыккан.
 Аның фикеренчә, федераль бюджетка байтак кына акча кертү һәм әлеге өлкәдәге “кара базар”ны юк итү мөмкинлеге бирәчәк бу. “Кара базар”да “матур” номерлар бәясе берничә миллион сумга җитәргә мөмкин.
 Депутат Үзбәкстан тәҗрибәсен үрнәк сыйфатында китереп үткән. Бу дәүләт аукционнар аша “матур” номерлар сатудан елына чама белән 25 миллион доллар акча эшли икән. Россиядә исә (бездә автомобильләр саны берничә тапкыр күбрәк) бюджет кереме дистәләрчә миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.
 Әлеге тәкъдим вице-премьер Дмитрий Григоренкога йөкләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез