Хезмәткәрләрнең берсе – 40 яшьлек хатын-кыз, энә белән кадап дәвалауга лицензиясе булмаган килеш, 2022 елның июнендә массаж буенча белгечне (медицина белеменә һәм табиб-рефлексотерапевт квалификациясенә ия булмаган) эшкә алган. Шул рәвешле бу хатын-кызлар законсыз төстә энә белән кадап дәвалау хезмәтләре күрсәткән.
“2023 елның октябрендә рефлексотерапия хезмәте күрсәтү барышында клиентның үпкәсенә зыян килгән”, – дип сөйләп үтелгән прокуратурада.
Суд гаеплеләрне, ике елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш зыян күрүчегә гражданлык дәгъвасы буенча 1,5 миллион сум акча түләтеләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез