• Фото: ясалма фәһем

Матурлыкның кыйммәтләнүе ихтыяҗны киметмәдеме? «ВТ» журналисты җавап эзли

Тырнак һәм керфек ясаучылар, чәч алучылар һәм косметологларның кереме ел башыннан 50 процентка арткан. Хәзер алар айга уртача 133 мең сумга кадәр акча эшли икән. Әле бу чик түгел. Бәяләрнең артуы тагын күзәтелергә мөмкин. Матурлыкны акчага сатып алып буламы? «ВТ» журналисты шул хакта белеште.

«Хәзер бар да кыйммәт»

Казанда яшәүче Алинә Гыйззәтуллина гүзәл ханымнарга керфек ясый. Башкарган эше өчен күбрәк акча алуын тормыш кыйммәтләнү белән аңлата.

– Бар әйбер кыйммәтләнә бит. Хәзер кибеткә дә бер мең сум белән генә кереп булмый. Бөтен хезмәткә бәя күтәрелгәндә, мин дә читтә кала алмадым. Рәхәт яшисе, күңел теләгәнне алып ашыйсы килә. Елга бер тапкыр шулай бәя күтәрәм. Керфек кенә булса да, аны эшләр өчен осталык та кирәк. Сыйфатлы итеп эшлисе килә. Мин күп укыйм, башка белгечләрдән өйрәнәм. Анысы да түләүле.

Әмма бәяләрне аз гына күтәрдеңме, клиентлар да кимергә мөмкин. Алинә белән дә шулай килеп чыккан.

– Клиентларны кабат җыю да җиңел түгел. Хәзер бик күпләр өйдә хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә үземне рекламаларга да күп акча тотам, – ди ул. – Миңа йөрүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. Яшьләр дә, хәтта әбиләр дә килә. Бер куйдырган керфек 3 атна матур булып тора. Аннары коела башлый. Шуннан соң кире киләләр инде, – ди Алинә. –  Ясатылган керфекләр кешене яшәртеп, матурлатып җибәрә. Әнә шуңа да бер ясаткан кеше акчасын кызганмый. Андыйлар да бар. Алар бәяне күпме дип әйтсәң, шулкадәр түли.

«Чыгым да, керем дә ике тапкыр артты»

Мария Нуретдинова тырнак ясау өлкәсендә 10 елдан артык эшли. Үз эшемне бик яратам, ди ул.

– Хатын-кызның бөтен матурлыгы – кулларында. Вак, мәшәкатьле эш, аның каравы нәтиҗәсе хатын-кызларны сөендерә. Хәзер гүзәл затлар үзен карый белә, матурлыкны бәяли, – ди Мария. – Әйе, без дә бәяләрне күтәрдек. Чимал бәясе ике тапкыр артты чөнки. Аренда да күтәрелде. Шулай булгач, ничек бәя күтәрелмәсен?  Хәзер тырнакны бөтен кеше ясата. Яшүсмер кызлар да, өлкән яшьтәге апалар да. Әле гади генә маникюр кирәкми – матур бизәкләр сорап ясаталар. Димәк, кешедә акча бар. Сыйфатлы чимал белән ясасаң, 45 көнгә кадәр дә маникюрга берни булмый. Тырнагы гына үсеп китә. Әмма алай озак йөрергә ярамый. Шуңа күрә 21–28 көннән соң, тырнаклардагы гель-лакны салдырырга киңәш итәм.

Сибелә чәчем

Казандагы чәчтарашханәләрне дә йөреп чыктык. Хатын-кызларны гына кабул итә торган салонда эшләүчеләр бәяне кеше сизәрлек итеп күтәрмәгән.

– Безгә һаман да бер үк кешеләр йөри. Инде күп еллар дәвамында аралашып торучы клиентларыбыз күп. Ай саен чәчен кистерүчеләр, 3–4 айга бер тапкыр буятып китүчеләр бар. Ел башыннан – 100 сумга, җәй көне 150 сумга бәя күтәрдек. Моңа карап кына клиентларыбыз кимемәде, – ди Айсылу Низамова. – Кешене кием бизәгән кебек, чәчнең дә матур булуы кирәк. Хатын-кызлар үзен карый, ә менә егетләрнең чәч үстереп йөрүләре бер дә матур түгел.

Егетләргә генә хезмәт күрсәтә торган салонда исә бер буш вакыт та юк. Урын сорагач, алдан язылып килергә киңәш иттеләр.

– Без бәяне арттырмадык. Клиентларыбызны югалтасы килми. Ә көндәшләребез җитәрлек, – ди үзен Ислам дип таныштырган барбер егет. – Аның каравы тизрәк эшли башладык. Өчебез дә махсус курсларда укып кайттык. Ә клиентлар саран түгел. Алар бер килгәндә каш та кырдыра, сакалын да матурлый. Гел яшәреп кайтып китәләр. Ирләр дә кызлардан ким түгел хәзер, хәтта кайберләре уздыра да әле.

«Миндә – 5, кемдәдер –15 мең»

Косметолог Лилия Хөснетдинова да, ирләр еш килә башлады, дип гаҗәпләндерде.

– Соңгы арада ир-егетләр күбрәк мөрәҗәгать итә. Барысының да бит тиресен матурлатасы килә. Җыерчыклардан да котылырга телиләр, – ди ул. – Ни гаҗәп: күп клиентларым район-авыллардан килә. Юлга чыгып, попуткага утырып килүчеләр дә бар. Авылларда яшәүче ханымнар да гел килеп тора. Аларның шулай үзләрен карауларына сөенәм. Хатын-кыз буларак шатланам. Димәк, кешеләр үз-үзен ярата. Әмма шул ук вакытта  бер дә косметологка бармаган, битенең һәр җыерчыгын кабул итеп, яратып яшәүчеләр дә юк түгел. Бервакыт мин мәрхүмә Хәния апа Фәрхи белән очраштым. «Әйдәгез, сезнең битегезне ясыйк», – дип тәкъдим иттем. Ә ул миңа: «Үз матурлыгым белән картаясым килә», – диде. Күбрәк битне тарттырырга, җыерчыклардан котылырга, тирене чистартырга теләп киләләр. Юбилей, туй, никахларга алдан ук әзерләнә башлыйлар. Миңа хәтта авыл Сабан туена кайтыр өчен килүчеләр дә бар.

Без Лилиядән бәяләр турында да белештек.

– Препаратлар кыйммәтләнгән саен, бәя күтәрелә. Белемле косметолог акчасыз булмый. Аннары тагын шул ягы бар: исемең таралган булу да кирәк. Әгәр бер кешене башкалар сөйли икән, бөтен кеше аңа эләгергә тырыша. Ул, шуны белеп, бәяне арттыра. Әйтик, миндә 5 мең сум торган процедура анда 15 мең сум булса да, кеше шул косметологны сайлый. Бездә шул ягы да бар әле, – ди Лилия.

Казан салоннарындагы уртача бәяләр

Керфек куйдыру – 2400–3900 сум

Тырнак ясату –1800–2600 сум

Барбер хезмәте – 790–1590 сум

Косметолог – 3000 сумнан башлап

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Сүз уңаеннан хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Көн хәбәре