Газетага язылу

Матвиенко күпбалалы булуны модага кертергә, 18 яшькә җитүгә үк бәби табарга өндәгән

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белдергәнчә, Россиядә яшәүче туташларга 18 яшькә җитүгә үк бәби табарга, бу мөһим эшне 28-29 яшькә калдырмаска кирәк, дип белдергән.

Аның фикеренчә, күпбалалы булу модага керергә тиеш.
Валентина Матвиенко “Московский комсомолец” газетасы белән әңгәмәсендә аңлатып үткәнчә, илнең төп демографик бурычы – кешеләрнең менталитетын үзгәртү. Карьерасында зур биеклекләргә ирешүчене түгел, бәлки нык гаиләгә ия булучыны тормышта күпкә ирешкән кешегә санарга кирәк.

Ул яшьләрне бала тудыруны “соңыннан”га калдыру теләгеннән баш тартырга чакырган. “Соңыннан” булмаска да мөмкин – сәламәтлек аркасында да, башкасы аркасында да”, – дип белдергән Матвиенко.
Хәтерләсәгез, Президент Владимир Путин да уку һәм карьера ясау бәрабәренә бала тудыруны кичектермәскә чакырган иде. Хәер, аның әйтүенчә, дәүләт бу мәсьәләдә гаиләдә басым ясарга тиеш түгел.
Шул ук вакытта ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 76 проценты акча мәсьәләсендәге кыенлыкларны бала тудыруны кичектерүдә төп сәбәп буларак саный.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре