Газетага язылу

Матвиенко никахны өзү тәртибен үзгәртергә кирәклеген белдергән

Россиядә никахны өзү процедурасын үзгәртергә һәм аны кешелеклерәк итәргә кирәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, биредә сүз аерылышуны кырысландыру яки чикләү турында түгел, бәлки никахны өзү процедурасына карата мөнәсәбәтне үзгәртү турында бара, дип яза «Ведомости».

Хатын-кыз аборт ясарга килсә, бер атна «тынлык» урнаша, аның белән психологлар, табиблар эшли, аборт ясатса, гомере буе үкенергә туры киләчәген аңлата. Никахны өзүгә дә шундый мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Кызып китеп, ызгыш-талаш чыгуга, аерылышырга димәгән, балалар интегәчәк бит», – дигән Матвиенко.

Ул шулай ук кайбер чит илләрдә, аерым алганда, Франция һәм Бөекбританиядә аерылышу процедурасының кимендә ике елга һәм күбрәк тә сузылуын билгеләп үткән. Россиядә исә бу бик тиз хәл ителә: «Килеп гариза язалар да, иреккә чыгалар. Болай була алмый, болай булырга тиеш тә түгел», – дип басым ясап әйткән ул. Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, мондый «тизлектә» балалар мәнфәгатьләре исәпкә алынмыйча кала.

Моннан тыш Федерация Советы Рәисе кайбер төбәкләрдә социаль түләүләр системасына бәйле рәвештә ялган аерылышу очракларына игътибарын юнәлткән. Аның әйтүенчә, мондый хәлләр дәүләттән өстәмә керемне саклап калырга омтылу сәбәпле барлыкка килә.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 елда илдә 644 мең аерылышу очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта ведомство 2025 елда никахлашучылар һәм аерылышучылар буенча статистиканы бастырып чыгарудан туктаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре