Газетага язылу

МАХ аша «больничный»ны табибка бармыйча гына ябарга мөмкин

Татарстанда МАХ мессенджерында яңа хезмәт эшли башлаган. Хәзер электрон «больничный» кәгазен поликлиникага кабаттан бармыйча гына ябарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов әйтте.

«Эш тәртибе ничек: пациентны кабул итү барышында табиб киләсе очрашуны дистанцион рәвештә генә үткәрү мөмкинлеген хәбәр итә һәм МАХта телемедицина консультациясе билгели. Шул рәвешле табиб һәм пациент арасында видеоочрашу көне һәм вакыты раслана. Аңа кадәр 24 сәгать һәм 15 минут алдан авыруга бу хакта хәбәр киләчәк. Тиешле вакытта кесә телефонына килгән сылтама буенча узып, табиб белән онлайн очрашасы гына кала», – диде Андрей Ефремов.

Тәҗрибә рәвешендәге бу эшне Казанның 7 нче номерлы хастаханәсе базасында оештырып караганнар. Табиблар 2,5 мең онлайн очрашу үткәргән.

«Онлайн очрашу табиб кушуы буенча алдан язылган очракта гына тормышка ашырыла. Пациент мөстәкыйль рәвештә табиб белән элемтәгә керә, ягъни беренче булып шалтырата алмаячак. Шулай ук, табибтан медицина учреждениесендә мондый мөмкинлек булу-булмау турында да алдан белешергә киңәш ителә», – диде министр урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре