Газетага язылу

MAX кулланучылары Дәүләт хезмәтләре порталындагы документларына керә алачак

MAX илкүләм мессенджеры кулланучыларына федераль дәүләт хезмәтләре порталыннан үз документларына уңайлы керү мөмкинлеге бирелде. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Хәзер паспорт, йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИНН кулланучы профилендә, «Цифрлы ID» бүлегендә, турыдан-туры ачык була.

Ведомствода документларны карау өчен биометрик тикшерү таләп ителмәвен әйттеләр. Дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматларга керү кулланучының ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.

Киләчәктә ачык мәгълүматлар исемлеге киңәйтеләчәк. Транспорт чаралары турындагы мәгълүматлар һәм балаларның төп документлары барлыкка киләчәк, дип төгәлләштерделәр министрлыкта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре