Газетага язылу

МАХ месенджерында 87 төбәк башлыгы үзенең каналын булдырган

4 меңнән артыграк хакимият органы, 89 төбәк башлыгының 87се, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАХ мессенджерында үзләренең каналларын булдырган инде. Бу хакта «Татар-информ» «Диалог-Регионы» коммерциясез оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

«Илдә МАХ мессенджерының пәйда булуы дәүләт пабликларын үстерүдә чираттагы адымга әйләнде. 2025 елның августыннан дәүләт органнары һәм оешмалар, шулай ук субъектлар җитәкчеләре МАХта үзләренең каналларын булдыра башлады. «Диалог-Регионы» мәгълүматлары буенча, бүгенгә мессенджерда 87 губернаторның, барлык 89 төбәк хакимиятләренең, 4 меңнән артыграк башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының каналлары теркәлгән», – дип сөйләп үткәннәр матбугат хезмәтендә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре