Ялган: «МАХ» мессенджердан файдаланучыларга шымчылык итә.
Чынбарлык: кушымта смартфон функцияләреннән файдалануга һәрвакыт рөхсәт сорый һәм файдаланучыдан ризалык алып кына эшли. Шул ук вакытта “МАХ”ның запрослары калган мессенджерларныкына караганда кимрәк. Бу исә шәхси мәгълүматларның күпкә яхшырак саклануын аңлата.
Ялган: «МАХ»та язышуларны башкалар укыячак.
Чынбарлык: Россиядә яшәүчеләр өчен махсус булдырылган мессенджер Россия законы кысасында гына эшли. Ә закон кешеләрнең шәхси мәгълүматларын саклый.
Ялган: «МАХ»ны ирексезләп урнаштырырга мәҗбүр итәләр.
Чынбарлык: яңа смартфоннарда кушымтаның сатуга чыкканчы ук урнаштырылып куелган булуына карамастан, кеше аны үз теләге белән юкка чыгара ала.
Ялган: «МАХ»ны эшләтеп җибәрү – Россияне интернаттан аеруга таба ясалган адым.
Чынбарлык: «МАХ»ны булдыру барлык мөстәкыйль илләрнең үз мессенджерларын үстерү юнәлешендәге адым. Ул цифрлы киңлектә хокук тәртибен нәтиҗәлерәк саклау мөмкинлеге бирәчәк. Балалар һәм үсмерләрне әхлакый яктан үстерү өчен аеруча мөһим бу. Хәзерге вакытта үз мессенджерына ия булган бер генә ил дә глобаль челтәрдән аерылмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез