Ноябрьдә уртача тәүлеклек аудитория 22,1 млн кеше тәшкил иткән, шул ук вакытта рекорд 6 ноябрьдә теркәлгән – тәүлек эчендә 25,6 млн кулланучы.
Платформаны эшләтеп җибәргәннән бирле кулланучылар 4,4 млрдтан артык хәбәр җибәргән, бер миллиардтан артык шалтырату ясаган һәм 43 млн видео- түгәрәк яздырган. Платформада 16 меңнән артык канал авторы теркәлгән.
Биш меңнән артык челтәр кибете МАХтагы цифрлы ID аша яшьне раслау технологиясен кертте. Бу 18+ категорияле товарларны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында сатып алучыларга кассирдан башка да эшләргә мөмкинлек бирә: кушымтадагы QR-кодны сканерлау һәм сатып алу өчен түләү дә җитә.
23 октябрьдә МАХ бизнеска сату сервисларын интеграцияләү, түләүләрне кабул итү һәм клиентларга ярдәм итү мөмкинлеге бирә торган «Партнерлар өчен платформа»ны эшләтеп җибәрде. Платформага инде 7 меңнән артык компания кушылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез