Мессенджер эшли башлаганнан бирле аның аша 18 миллиардтан артыграк хәбәр җибәрелгән һәм 2,5 миллиардтан күбрәк шалтырату булган. Моннан тыш мессенджердан файдаланучылар 200 миллион чамасы видеотүгәрәк яздырган, миллиардтан артыграк стикер юллаган.
Блогерлар, компанияләр һәм дәүләт оешмалары 140 меңнән күбрәк гавами канал булдырган. Аларның язылучылары барлыгы 54 миллионнан артып киткән. 40 меңләп кибет цифрлы ID ярдәмендә яшьне раслау системасын МАХка керткән. Сатып алучылар аның ярдәмендә товар (әйтик, хәмер) сатып алганда яшен раслый ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез