Газетага язылу

MAX мессенджерында исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан чат-бот эшли башлый

ТР цифрлар үсеше министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенә исерек һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөртүчеләр турында аноним хәбәрләр өчен МАХ мессенджерында чат-бот эшләүдә ярдәм итәргә дигән карар чыгарды.

Законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллинның республика юлларындагы вәзгыять турындагы докладын тыңлаганнан соң, ТР цифрлар үсеше министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенә исерек һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөртүчеләр турында аноним хәбәрләр өчен МАХ мессенджерында чат-бот эшләүдә ярдәм итәргә дигән карар чыгарды. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүче салонында балалар булса, штрафларны арттырырга да тәкъдим итә, дип хәбәр итте «Татар-информ».

«Пассажир балалары булган юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чарасы сыйфатында дәүләт автоинспекциясе идарәсе юл–транспорт чарасын тупас бозган өчен җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә», – дип сөйләде Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре