MAX мессенджерында мәдәни чараларга билетлар эзләү сервисы пәйда булган

Россия Мәдәният һәм Цифрлы үсеш министрлыклары МАХ мессенджерында “Госуслуги Культура” чараларына билетлар эзләү буенча мини-кушымта булдырган, дип яза “Российская газета”.

 Сервистан барлык төбәкләрдә дә файдаланырга мөмкин. Анда шулай ук “Пушкин картасы”н да кулланып була. Кушымтада чаралар афишасы белән танышу, кино, музей, концерт яки күргәзмәләргә билетлар сатып алу мөмкинлеге каралган.

Мини-кушымтаны мессенджерның “эзләү” юлына “мәдәният” сүзен кертеп табарга мөмкин. Билетлар сатып алу өчен: сервисны ачарга, экранның түбәнге өлешендә сул яктагы төймәсенә басарга; чараны сайлап алырга яки “Пушкин картасы” буенча түләү мөмкинлеген сайларга да оешма сайтында билет өчен түләргә кирәк.  

“Госуслуги Культура” кушымтасы 2021 елда пәйда булган. Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел ноябрь аенда сервиска 13,6 миллион тапкыр кергәннәр.

Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре