MAX мессенджерында өй чатлары хуҗасының кем булачагына ачыклык кертелде

Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең (Стройнадзор) төбәкләрдәге органнары MAX мессенджерында күпфатирлы йортлар чатларының хуҗасына әйләнәчәк. Бу хакта «ТАСС» Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең төбәкләрдәге органнары вәкилләре чатлар хуҗасы буларак теркәлә. Бу, идарәче компания алышыну-алышынмауга бәйсез рәвештә, рәсми чатларның тотрыклы эшләве мөмкинлеге бирәчәк. 

MAX платформасында өй чатларын мессенджерны эшләүче белән  Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы илнең барлык төбәкләре, идарәче оешмалар белән берлектә булдырачак.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, MAX платформасын сайлау  торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә цифрлы мохитнең иминлеген тәэмин итү омтылышына бәйле. Чатларда мошенникларга каршы көрәшү чаралары, шулай ук халык өчен файдалы сервислар күздә тотылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре