Шулай итеп, хәзер «Госуслуги Культура» мини-кушымтасы ярдәмендә илнең барлык төбәкләрендә афишалар белән танышу, кино, музей, концерт яки күргәзмәләргә билетлар сатып алу (шул исәптән «Пушкин картасы» ярдәмендә) мөмкинлеге ачылган.
Билетлар сатып алу өчен:
- сервисны ачарга,
- экранның түбәнге өлешендә сул яктагы төймәгә басарга,
- тиешле шәһәрне сайларга,
- мәдәни чараны сайларга,
- оешма сайтында билет сатып алырга кирәк.
Мини-кушымтаны эзләү юлында «мәдәният» сүзен җыеп табарга була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез