МАХ каналларны сынап карауны 14 июльдә башлады. Бу процесс ике этаптан тора: беренчесе – ябык, ике ай дәвам итте һәм төрле тематик категорияләрдән 600дән артык авторны үз эченә алды.
Икенче этап, ачык, 17 сентябрьдә башланды. Аңа бер социаль челтәрдә 10 меңнән артык язылучысы булган һәм Роскомнадзор реестрында теркәлгән «А+» категориясендәге блогерлар, шулай ук «Партнерлар платформасы»на тоташкан оешмалар кушыла ала.
Элегрәк билгеле булганча, МАХтагы «Кремль.Новости» каналы милли мессенджерда миллион язылучыга ирешкән беренче җәмгыять булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез