Газетага язылу

МАХ мессенджерынннан файдаланучыларга Дәүләт хезмәтләре порталыннан хәбәрләр киләчәк

МАХ мессенджерыннан файдаланучылар Дәүләт хезмәтләре порталыннан мөһим хәбәрләр алу мөмкинлегенә ия булачак. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында шулай дип белдергәннәр.

Табибка язылу, гаризаларның статуслары һәм штрафлар турында хәбәрнамәләр бер урында –  Дәүләт хезмәтләре порталының МАХтагы чат-ботында берләштерелгән.
Штрафны мессенджерда ук түләргә мөмкин булачак. Түләүне раслаучы хәбәр дә чат-ботта пәйда булачак, дип аңлатып үтелгән ведомствода.

Мессенджерга хәбәрләр килеп торсын өчен МАХ һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларыбыз шул бер үк номерга «бәйләнгән» булырга тиеш. 

МАХка киләчәк хәбәрнамәләр исемлеген Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтыбызда көйләргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре