Газетага язылу

«MАХ» милли мессенджеры кушымта кибетләрендә «Макс» дип үзгәртелде

«MАХ» исемле милли мессенджер кушымталар кибетләрендә «Макс» дип үзгәртелде, дип хәбәр итә «ТАСС».

Мәсәлән, AppStore, Google Play һәм RuStore кушымталар кибетләрендә хәзер кушымтаның исеме «Макс» дип языла.

Моңа кадәр «МАХ» мессенджерының генераль директоры Фәрит Хөснетдинов сөйләгәнчә, платформа рәсми коммуникацияләрдә һәм брендингта ике вариантта да: «Макс»ны «МАХ» дип тә кулланыла. Ул билгеләп үткәнчә, мондый концепцияне башка мессенджерлар да куллана, аларның тәҗрибәсе эшләү барышында өйрәнелгән, шул исәптән кытайча WeChat, японча Line һәм кореяча KakaoTalk халыкара язуны да, милли телләрдәге коммуникацияләрне дә кулланалар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу хезмәтне 40 илдә 7 миллионнан артык чит ил кешесе куллана. Шулай ук күптән түгел чит ил кулланучылары өчен махсус инглиз телендәге версия өстәлде, һәм башка телләрдәге версияләр өстендә эш бара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре