МАХ мөмкинлекләрен киңәйтә

Мессенджерда конференция оештыручының “Зал ожидания” ярдәмендә әңгәмәгә кушылуны җайга салу, конференциядә катнашучылар өчен “Поднять руку”, очрашу чатында хәбәр язу, сөйләшүне яздырып алу (автомат рәвештә “Избранное” папкасына җибәрү) мөмкинлеге пәйда булган. Мессенджерда шулай ук төркем чатыннан шалтырату мөмкинлеге булдырылган.

Төркемдә видео аша шалтырату өчен чатта экранның югары өлешендә урнашкан телефон трубкасы билгесен сайлап алырга һәм “Подключиться к звонку” төймәсенә басарга кирәк. Бу вакытта чатта катнашучыларда “Подключиться” төймәсе белән “звонок в чате” плашкасы пәйда була. Видеоконференциянең озынлыгы вакыт һәм анда катнашучылар саны буенча чикләнмәгән.

МАХ мессенджерыннан файдаланучыларга төркемдә шалтырату мөмкинлеге 9 июльдә тест режимында пәйда булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, мессенджер эшли башлаганнан бирле, видеоконференцияләрне кертеп, 500 миллионнан артык шалтырату булган. Сөйләшүнең уртача озынлыгы – 10 минут, төркемләп сөйләшү – 58 минут тәшкил иткән.

Безнең белешмә: МАХ – Россиядә эшләнгән мессенджер, цифрлы сервислар платформасы. Анда аудио һәм видео аша шалтыратулар, чатлар, тавыш хәбәрләре, зур файллар, акча җибәрү мөмкинлекләре каралган. Тест режимында мәгълүмат каналлары эшли. Октябрь башына МАХта 40 миллионнан артыграк кеше теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре