Газетага язылу

МАХ таныш булмаган номерлардан һәм чит илдән шалтыратучылар турында кисәтә башлаячак

МАХ мессенджеры иминлек функцияләрен яңарткан. Таныш булмаган номердан шалтыратылган очракта хәзер смартфон экранында “Нет в контактах” дигән хәбәр чыгачак.

Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чит илдән шалтыратылган очракта исә кайдан элемтәгә чыгарга маташулары да күрсәтеләчәк.

Яңа функцияне эшкә җиңү өчен кушымтаны яңарту да җитә. Шалтырату вакытында номеры смартфонда сакланмаган абонентның исеме янында автомат рәвештә кисәтү пәйда булачак. МАХта шулай ук мошенниклыкка, спам  һәм  шикле контентка каршы көрәшү өчен билгеләнгән “Пожаловаться” төймәсе дә барлыкка килгән. Шикаять юллау өчен, чаттагы шикле хәбәргә басып, “Пожаловаться” пунктын сайларга һәм мөрәҗәгать итүнең сәбәбен күрсәтергә кирәк.

МАХ мессенджерының иминлек үзәге белгечләре барлык мөрәҗәгатьләрне тиз генә арада карап тикшерә. Моннан тыш 2 факторлы аутентификациядән файдаланырга мөмкин. Әлеге саклану ысулы аккаунтка берьюлы ике фактор – смс-хәбәрдәге код һәм “облачный” пароль нигезендә керүне күздә тота. Бу функцияне профильнең “Приватность” бүлегендә көйләргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре