Казан Кремлендә 20 яшь пар бәйрәм итте. «Яшь парларга – грантлар» проекты буеча үткәрелгән бәйгенең «беренче карлыгач»лары иде алар. Аларга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат, бәхет ачкычы, бүләкләр тапшырдылар, матур тормыш теләделәр.
Бу бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә башланган иде. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куйган әлеге социаль проект гаилә корырга җыенучы парларга 100 мең сум күләмендәге грант бирүне күз уңында тота. Бу акча туйны аерым бер тематик форматта оештыру өчен бирелә.
Тантана җиңүчеләрне котлауга гына кайтып калмады, җырлы-биюле бәйрәмгә әверелде.
– Бу көн тарихка кереп калачак, – диде Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, яшьләрне котлап, – Татарстанда гына түгел, Россиядә беренче тапкыр гаҗәеп акция үткәрелә. Бу – сезнең йөрәкләрне гомерлеккә бәйләүче игелекле бәйрәм. Никахыгыз бер һәм гомерлек булсын. Сезнең иң лаеклы парлар икәнегезне мин тәгаен беләм. Чөнки бәйгедә катнашырга теләүчеләр бик күп иде. Без, жюри әгъзалары, хәтта югалып калдык. Яшь парларның язмышлары да төрле. Арада мәктәп елларында кабынган мәхәббәт утында янучылар да бар. Күпләр үз ярын студент елларында тапкан. Арада төрле милләттән булган парлар да бар. Бу да – безнең өчен сөенеч, чөнки Татарстанда төрле милләт халыклары дус һәм тату яшиләр. Күп кенә парларның: «Без күпбалалы гаилә булачакбыз», – дип әйтүләре дә күңелгә сары май булып ятты. Бер дә курыкмагыз. Сез һәрвакытта да дәүләт ярдәменә, туганнарыгыз, дусларыгыз ярдәменә таяна аласыз.
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да яшьләргә матур теләкләрен җиткерде.
– Бу – сезнең өчен гаять дулкынландыргыч көн, – диде ул. – Чөнки зур тормыш этабына аяк басасыз. Бер-берегезгә ышанычлы терәк булыгыз. Вакыт бик тиз уза. Шуңа күрә һәр мизгелнең кадерен белеп яшәгез. Үзегездән соң нәселегезне дәвам иттерүчеләр калсын.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, республикада бу һәм башка проектларның барысы да гаиләләр ныгысын өчен тормышка ашырыла.
– Никахыгыз халкыбызның гасырларга сузылган гореф-гадәтләре кебек нык булсын. Үзара аңлашу, ярдәмләшүгә, кайгыртучанлык күрсәтүгә корылсын, – дип теләде ул яшьләргә.
Таңсу белән Ралиф Галимовлар Әлмәт шәһәреннән килгән. Киемнәре белән дә, үз-үзләрен тотышлары белән дә аерылып торды алар. Мәдәнияткә гашыйк кешеләр. Ралиф Чупай авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Таңсу Әлмәт шәһәре музыка көллиятендә белем бирә. Әлмәттә Яңа ел бәйрәмендә танышканнар. Таңсу җырлаган, Ралиф биегән. Алар алты ел очрашып йөргәннәр. Быел тормыш корырга булганнар.
– Мәдәният дөньясында кайнагач, бәйге шартларын үтәү бик авыр булмады. Туебызны чын татарча итеп, милли стильдә үткәрергә булдык. Ярдәм күрсәткәннәренә без бик шатбыз, рәхмәтлебез, – ди алар.
Әлеге грант җәмгысы 80 парга бирелер дип көтелә. Алга таба сентябрь, октябрь, ноябрь айларында тагын 20 шәр пар сайлап алыначак. Шуңа күрә бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар әле. Моның өчен:
- егет белән кызның яше 18 дән алып 35 кә кадәр булырга тиеш;
- аларның Татарстанда ким дигәндә өч ел яшәүләре шарт;
- шулай ук ЗАГСка гариза җибәрелгән булырга тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар «Услуги РТ 2.0» кушымтасы аша кабул ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Гаилә” илкүләм (милли) проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез