Газетага язылу

Махсус белеме булмаганнарга психологик ярдәм күрсәтүне тыймакчылар

«Новые люди» фракциясеннән бер төркем депутатлар Дәүләт Думасына шәхси психологлар әзерләүгә карата таләпләрне билгеләүче закон проектын керткән.

Документ Думаның электрон базасына урнаштырылган, дип яза «Российская Газета».

Закон проекты нигезендә, психология яки психология-педагогика буенча югары белемгә ия булган яисә башка профильдәге югары белемгә ия булып, тиешле юнәлешләр буенча яңа һөнәргә өйрәнү  турында диплом алган кешеләр, яисә психология фәннәре кандидаты, докторы дигән гыйльми дәрәҗәле кешеләр генә психолог-консультант булып эшли ала. Бу таләпләргә җававп бирмәүчеләр психологик ярдәм күрсәтә алмый. Аларның эшчәнлеге законсыз булып санала.

«Мондый таләпләр кешеләрне сыйфатсыз психологик ярдәмнән коткару мөмкинлеге бирәчәк», – дигән фикердә депутатлар.

Документ шулай ук психолог-консультантларны аккредитацияләү мөмкинлеген күздә тота. Биредә сүз белгечнең белемен, квалификациясен һәм һөнәри әзерлеген бәяләү турында бара. Моннан тыш психологик ярдәм күрсәтү нигезләрен билгеләү тәкъдим ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре