Махсус операция ветераны Рушан Минһаҗев «Батырлар» программасыннан ниләр өмет итүе турында сөйләде. Ул муниципаль берәмлекләрне үстерү буенча белем алырга, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эш методикасына өйрәнергә теләвен әйтте.
Рушан Минһаҗев махсус операциядә ике ел хезмәт итте һәм бу вакыт эчендә рядовойдан взвод командирына кадәр юл узган. Аның белгечлеге – БПЛА операторы.
«Мондый укыту программалары бик кирәк, һәм миңа гына түгел, ә гражданлык тормышында идарә итү потенциалын тормышка ашырырга теләгән, үзен зур бурычларны хәл итәргә сәләтле итеп тойган башка егетләргә дә кирәк», – дигән Минһаҗев «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюда.
Аның сүзләренчә, махсус операция төгәлләнгәч, «гражданкага» илдәге хәлләргә карата үз фикере булган, тормыш кыйммәтләре һәм илнең перспективаларын яңадан бәяләгән актив, нык егетләр кайтачак. Минһаҗев фикеренчә, бу кешеләргә хакимияттә һәм башка мөһим вазифаларда үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк.
Махсус операция хәрбиләре яңа форматтагы җитәкчеләр булачак дип саный ул. Алар эш урыннарында да фронтта кабул иткән кебек энергияле, дөрес һәм оператив карарлар кабул итәчәк.
Аның, үз чиратында, программа кысаларында муниципаль берәмлекләрнең үсеше турында беләсе, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эш ысулларын җентекләбрәк өйрәнәсе килә. Әгәр ул бу бәйгене узса, аның хыялы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны остаз итү.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез