Дәүләт Думасының мәгариф комитеты махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кабат (яңа белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча) түләүсез урта һөнәри белем алу мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы гамәлдәге закон нигезендә, гражданинның бары тик бер тапкыр гына түләүсез урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бар. Яңа закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларга, алар кабат түләүсез нигездә белем ала алсын өчен, искәрмә ясарга тәкъдим итә.
Инициатива авторлары искәрткәнчә, документ тыныч тормышка әйләнеп кайтучы хәрбиләрне эшкә урнаштыру һәм һөнәри адаптацияләүгә юнәлдерелгән. Закон проекты шулай ук белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм икътисадта кадрлар кытлыгын киметүне максат итеп куя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез