«Проектта мобилизация буенча Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган, махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби хезмәткәрләр исәбенә кергән, шулай ук ирекле формирование составында хезмәт итү турында контракт төзеп, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә аерым социаль ярдәм чараларын алу хокукын озайту күздә тотыла», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Моннан тыш, закон проекты әлеге категория гражданнарның ата-аналары, тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балалары өчен дә социаль ярдәм чараларын озайтуны тәкъдим итә.
Шунысы да билгеләп үтелә: ярдәм аларның салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары булу-булмавына карамастан күрсәтеләчәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез