«Махсус техника - 2025» - техника һәм җайланмалар күргәзмәсе беренче мәртәбә үз эшен башлап җибәрде

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге кырларында 10000 кв.м территориядә беренче мәртәбә техника һәм сәнәгать җайланмаларының махсуслаштырылган «Махсус техника - 2025» (”Спецтехника - 2025”) күргәзмәсе ачылды. Ул төзелеш, транспорт, юл, нефть, урман әзерләү, логистика һәм авыл хуҗалыгы тармаклары өчен алдынгы технологияләрне һәм чишелешләрне күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Экспозицияне карауда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 

Күргәзмәгә куелган техника арасында: Xinyuan B70S техникасы - «СтройМолот» компаниясеннән тәгәрмәчле шассидагы иң яңа гидравлик экскаватор, шулай ук югары җитештерүчәнлекне һәм компактлы габаритлар белән ProKeeper R25 экскаватор-төягеч.

“Махсус техника -2025” күргәзмәсе 9 июльдән 11 июльгә кадәр уза. Күргәзмә үз мәйданчыгында сәнәгать бизнесының барлык масштаблары вәкилләрен - зур булмаган предприятиеләрдән һәм җирле тәэмин итүчеләрдән алып алдынгы техника һәм җайланмалар җитештерүчеләргә кадәр берләштерә.

Техника һәм сәнәгать җайланмаларының махсуслаштырылган күргәзмәсе барышында 2025 елда склад техникасы базары, роботлар куллану, шулай ук хәвефсез туплау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

Демонстрацион күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Махсус җиһазландырылган асфальт мәйданчыкта техниканың эшләве реаль шартларда күрсәтелде. Бу потенциаль заказчыларга техникага бирелгән тасвирламаларны бәяләргә генә түгел, ә машиналарның маневрлылыгын, функциональлеген һәм нәтиҗәлелеген хәрәкәттә күрергә мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең мобиль офисы эше күргәзмәнең әһәмиятле элементы булды. Килүчеләр техниканы шунда ук оператив рәвештә терки алдылар, бу чарада катнашуны бизнес өчен аеруча уңайлы һәм нәтиҗәле итте.

Сезне «Махсус техника - 2025» күргәзмәсе кырларында көтәбез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре