Махсус хәрби операция барышында эшләүче төзүчеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алуга хокук бирмәкчеләр

Нәтиҗәдә аларның ташламалар алуга хокукы пәйда булачак.

Чик буе ныгытмаларын коруга җәлеп ителгән төзүчеләр, хәрби аэропортлар персоналы һәм ракета крейсерлары экипажлары хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аның буенча ташламалар алу хокукына ия булырга мөмкин. Татарстанның өлешчә мобилизация буенча оператив штабы хәбәрендә шулай диелгән.
Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча махсус эш төркеме хәзер Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле закон проектлары кертергә ниятли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре