Махсус хәрби операция катнашучы әлмәтлеләрне Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медале белән бүләкләделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Әлмәт районында җыелган чираттагы ярдәм партиясе махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә тапшырылды. Бу инде Әлмәттән 47 нче гуманитар конвой.
Йөк шундук шәхси составны сынау һәм өйрәтү өчен бүлекчә полигонына китерелде. Полк командованиесе белән килешү буенча, берничә берәмлек БПЛА алар белән идарә итүдә махсуслашкан Әлмәт хәрбиләренә адреслы тапшырылды. Моннан тыш, хәрбиләр исемле посылкалар алды.
Йөкне җибәрүне Әлмәт шәһәр Советы депутаты, мобилизацияләнгәннәргә һәм волонтерларга ярдәм итү буенча штаб җитәкчесе урынбасары Вячеслав Колотовкин һәм Әлмәт шәһәр Советы депутаты Рамил Закиров озатты.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә гуманитар ярдәм штабы эшләвен дәвам итә. Ярдәм сорап 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча һәр көнне 8:00 – 20:00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез