«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны дәвам итә. Чарада тормыш иптәше белән махсус хәрби операция ветераны, «Добробат» музыкаль төркеме солисты Иван Хомяков та катнашты.
Иң элек алар танышу-кавышу тарихларын сөйләде. "Без шактый заманча ысул белән – социаль челтәрләрдә таныштык. Бүген студиягә 8 ел элек кабызган гаилә учагын алып килдек. Аны без киләчәктә балаларыбызга тапшырырга телибез", – дип сөйләде гаилә башлыгы.
Хомяковлар гаиләсенә зур сынау аша узарга туры килә - Иван махсус хәрбия операциядә катнаша. Әмма үзе ул моны сынау дип атамый. "Махсус хәрби операциядә катнашып, мин илемнең улы буларак Ватан алдындагы бурычымны үтәдем. Мин моны ниндидер сынау дип атамас идем. Махсус хәрби операциядә вакытта, кеше өчен иң мөһиме – гаилә, дигән фикер ныклап урнашты. Мин моңа көннән-көн ныграк инандым", – диде ул.
Аның тормыш иптәше Диләрә ирен хәрбия операциягә җибәргәндә борчылганын яшерми. "Башта курыктым, билгеле. Аннары аның карарын кабул иттем һәм тыныч кына җибәрдем", - диде ул.
Хомяковлар балаларны кечкенәдән үк ватанны яратырга өйрәтергә кирәк, дигән фикердә. "Татарстанны һәм Россияне мин киләчәктә алга киткән, һәрдаим үсештә булган республика, ил итеп күрәм. Нәкъ безне җырдагыча: "Бер адым да артка китү юк!– диде Иван Хомяков.
Хомяковлар гаиләсе сайлауда иртәнге 7:00 сәгатьтә үк катнашкан.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез