Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан ир хатыны белән улын бәби табу йортыннан каршы алган

Бөгелмәнең бала тудыру йортында хәрби хезмәткәрнең хатынын һәм яңа туган улын тантаналы төстә бәби табу йортыннан каршы алу чарасы узган.

Хатынын каршы алырга баланың махсус хәрби операция зонасыннан кайткан әтисе килгән, дип яза җирле басма.

Хәрбинең гаиләсендә икенче малай туган. 2 сентябрьдә дөньяга килгән сабыйга Матвей дип исем кушканнар.

Бәби тапкан ананы улы тууы белән котлаганнар, чәчәкләр, яңа туган балалар өчен традицион җыелманы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Равил Шаһиев тапшырган.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре