Махсус хәрби операциядә яраланучыларның туганнарына эштән ял алу хокукы биреләчәк. Россия Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән закон проектыннан аңлашылганча, әлеге хокуктан сәламәтлегенә зыян килгән хәрбинең әти-әнисе, хатыны яки ире файдалана алачак. Ял вакытында акча түләнми.
«Без махсус хәрби операция барышында яраланган һәм карау таләп ителгән хәрбинең туганнарына ял алу мөмкинлеген тәэмин итәбез. Фронттан яраланып кайткан хәрбинең якыннарына хезмәт хакын саклап калмыйча елына 35 көнгә кадәр ял алу хокукы биреләчәк. Тормыш күрсәткәнчә, туганнары янәшәдә булганда авырулар тизрәк савыга», – дигән бу уңайдан «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез