Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы зур йөк җибәрелде

Түбән Кама халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйган. Шәһәрдә яшәүчеләр хәрбиләргә 20 тонна йөк җыеп җибәргән, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Фурага өч автомобиль, җиһазлар, төзелеш материаллары, инструментлар, шулай ук гаиләләрдән һәм волонтерлардан исемле посылкалар төялгән. Транспортны Түбән Кама администрациясе биргән.

Шәһәр халкының ярдәме белән гуманитар ярдәм инде яклаучыларыбызга җибәрелгән. Оештыручылар катнашучыларның һәм читтә калмаучыларның барысына да рәхмәт җиткерде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Катлаулы чор безнең җәмгыятьне берләштерде. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт»,– диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре