Махсус хәрби операциядә катнашучыларга зәм-зәм суы тапшырачаклар

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә аппарат җитәкчесе Фәридә Хафизова һәм эшләр идарәчесе Якуб Аистов Чиләбе өлкәсенең танылган волонтеры Бәйрәмбикә Хәмитова белән очрашты. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бәйрәмбикә Хәмитова 86 яшендә 21 тапкыр Донбасска хәйрия максатыннан барган. 2023 елның маенда Донецкида аның улы һәлак була. Ул фронттагы яклаучыларыбызга ярдәм итәргә карар кыла һәм бер айдан махсус хәрби операция зонасына беренче тапкыр гуманитар ярдәм алып бара. Бәйрәмбикә Хәмитова үз акчаларына азык-төлек продуктлары, кием-салым, медикаментлар сатып ала һәм хәрби егетләргә тапшыра. Аннары ул Донецк, Макеевка, Авдеевка госпитальләрендә санитарка булып эшли, яраланган хәрбиләрне дәвалый, аларга әниләредәй күңел җылысын бирә, саулык сорап догалар укый. Ул аларга рухи көче һәм энергиясе белән авыруларга бирешмәскә, сынауларга чыдарга, савыгырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Очрашу азагында «Хаҗ Кәрим 2025» хәйрия программасында катнашкан һәм Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагинның инициативасын хуплаган Донецк хаҗилары Бәйрәмбикә Хәмитовага Мәккәдән алып кайткан зәм-зәм суын тапшырды. Волонтер шифалы суны хәрбиләргә илтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре